Чебоксар шәһәрендә Идел буе һәм Урал федераль округлары арасында уздырыла торган Russian Event Awards вакыйгалар туризмы өлкәсендәге премиянең төбәк финалы узды. Конкурста 16 төбәктән 162 проект катнашты.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале «Иң яхшы этномәдәни туристик вакыйга» номинациясендә I премиягә лаек булды. Төбәк туры җиңүчесе буларак, проект 24-27 октябрьдә Түбән Новгородта узачак Бөтенроссия финалына юллама алды.