Балалар китапханәсе “Балалар китапханәсе - мактау пьедесталында” исемле акция конкурсында призлы урын алды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының балалар китапханәсе “Балалар китапханәсе - мактау пьедесталында” исемле акция конкурсында призлы икенче урын алды. Конкурс 2020 елның 5-7 сентябрендә Мәскәүдә беренче тапкыр үткәрелә торган IBBY 37 нче Халыкара конгрессы - балалар китабы буенча Халыкара совет кысаларында  уздырылды.

Иң яхшы проектка конкурс балаларны укуга җәлеп итү максатыннан Мәдәният, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре ассоциациясе тарафыннан оештырылды.

Конкурс IBBYның Мактаулы исемлегендәге Россия китапларына багышланган чараларны үткәрүнең иң уңышлы тәҗрибәсен ачыклауга юнәлдерелгән иде.

2018 елның сентябрендә булган Россия Федерациясе китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсендә китапханә директоры Сираева Разия Талип кызы тантаналы шартларда конкурс призеры дипломы һәм китаплар комплекты белән бүләкләнде.

Комплектка кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен 14 китап кергән. Аларда  IBBY мактаулы исемлегендәге лауреатлар  автографлары да бар. Тиздән китапларны яшь китап укучылар алып укый алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International