“Кино вакыты” дирекциясе Алафузов фабрикасы белән берлектә, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән кино күрсәтүләр циклын башлап җибәрә. Чара 11 октябрьдә 19.00 сәгатьтә старт ала һәм һәр пәнҗешәмбедә уздырылачак.
Кино күрсәтүләр фикер алышу, тамашачы сайлаулары һәм башка шундый чаралар белән үрелеп барачак. Якын арада аларга кинолаборатория, мастер-класслар да кушылу ихтимал. Беренче кичәнең программасында хатын-кызлар кинематографының 4 фильмы тәкъдим ителгән.
«CINEPROMO. WOMEN MAKE WAVES» – ярты дөньяны яулап алган 4 кыска метражлы Россия хиты: «Для всех я умерла» (режиссер Настя Антонова), «Женщины» (режиссер Настасья Марсакова), «Верка-фуэте» (режиссер Инна Щербань), «Собачатина» (режиссер Ксения Тищенко).
Чарага керү өчен алдан теркәлергә кирәк: https://cinematime.timepad.ru/event/817215/.