Г.Р.Державин шигырьләрен уку буенча Республика конкурсы

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бөтенроссия Державин фестивале кысаларында оештырыла торган конкурс 15 сентябрьдән 2 ноябрьгә кадәр уздырыла. Ул шагыйрьнең иҗади мирасын барлау һәм популярлаштыру максатын күздә тота. Аны оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.

Конкурста мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша. Алар Г.Р. Державин (мәҗбүри программа) һәм А.С. Пушкин шигырьләрен уку буенча көч сынашачак.

Укучылар, урта һәм югары уку йортлары студентлары түбәндәге яшь номинацияләре буенча бүленә:

- 5-8 сыйныф укучылары;   

- 9-11 сыйныф укучылары;

- урта һәм югары уку йортлары студентлары.

Конкурста Айрат Арсланов исемендәге «Иң яхшы артистларча башкару” номинациясе дә бар.

Катнашу өчен заявка һәм видеоязмалар derzhavin-sprt@mail.ru адресы буенча 15 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр кабул ителә.  Конкурсның читтән торып үткәрелүче этабы нәтиҗәләре Республикасы Язучылар берлегенең www.sptatar.ru сайтында 31 октябрьгә кадәр эленәчәк.  Икенче этабы 2 ноябрьдә Г.Тукай клубында була (420012, Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14, тел.236-97-71).

Катнашучылар түбәндәгечә бәяләнәчәк:

- конкурсның темасы һәм максатына туры килүе;

- текстны яттан белү;

- сөйләмнең сәнгатьле һәм аңлаешлы булуы;

- чыгышның тәэсирлек көче;

- башкару үзенчәлеге;

- актерлык осталыгы;

- катнашучыларның сәхнә культурасы.

Җиңүчеләрне һәм номинантлары бүләкләү чарасы 2 ноябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубында була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International