21 сентябрь көнне 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында 30 нчы юбилей сезонының тәүге концерты була. La Primavera оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Рөстәм Абязов программаны «Комедиядән трагедиягә кадәр – бер... антракт» дип атаган.
Бу көнне концерт кысаларында Шубертның «Смерть и Дева» кыллы квартеты һәм бер актлы «Служанка и госпожа» опера-буффасы яңгыраячак.
Солистлар итеп Мәскәү дәүләт филармониясеннән Екатерина Клементьева һәм Самара академия опера һәм балет театрыннан Ренат Латыпов чакырылган.
Дирижер пульты артында – Рөстәм Абязов.