Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан халык һөнәрчелеге тармагында эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан булдырылган грантларга конкурс башлана

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 12 сентябреннән Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары конкурсына заявкалар кабул ителә башлый (алга таба - конкурс). Аларга халык һөнәрчелеге тармагында эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары дәгъва итә ала.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең халык һөнәрчелеге тармагында эшләүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан грантлар бирү тәртибен раслау турында”гы № 368 (25.05.2015) карары нигезендә башкарыла.

Конкурсның максатлары: халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнүче осталар һәм оешмаларга мөмкинлекләр тудыру, халык һөнәрчелеге әйберләрен сату өчен шартлар булдыру, һөнәрчелекне торгызу, саклау һәм үстерүнең иң уңышлы проектларына ярдәм итү.

Конкурста катнашу өчен эшмәкәрлек субъекты заявка тутырырга тиеш. Конкурсны уздыру шартлары, документлар  формасы турында мәгълүматны http://mincult.tatarstan.ru/rus/2018-god-2988877.htm сылтамасы буенча табарга мөмкин.

Конкурска заявкалар 2018 елның 13 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 118 каб.

Элемтә өчен: Татарстан мәдәният министрлыгында музей эшен үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Минһаҗева Гүзәл Ринатовна (843) 264-75-06.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International