Башкалада XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 10 сентябрьдә, башкалада XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу чарасы булды.

Бу юлы фестивальнең оештыру комитетына  дөньяның 56 иленнән 967 заявка килгән. Шул исәптән, 30 уен, документаль һәм анимация фильмы – Татарстанда төшерелгән. Конкурс программасына 65 картина узган. Конкурстан тыш программада “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау илләре режиссерлары тарафыннан төшерелгән фильмнар күрсәтелде.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында күпсанлы очрашулар, “түгәрәк өстәл” утырышлары, матбугат конференцияләре үткәрелде. Кинофестиваль Дирекциясе һәм катнашучылар арасында уртак проектларны гамәлгә кую турында килешүләр имзаланды.

Быел Казан фестивалендә беренче тапкыр Голливудтан делегация булып китте. Шон Стоун, Амина Жамань һәм режиссер Ануар Смаин үзләренең яңа эшләрен - «Поле битвы» хәрби драмасын тәкъдим итте.

Ябылу көнендә кинофестиваль җиңүчеләре билгеле булды. Гран-прины иң яхшы уен фильмы буларак Адильхан Ержановның «Ласковое безразличие мира» (Казахстан, Франция) киносы алды. Иң яхшы режиссерлар - Татарстанда төшерелгән "Мулла" фильмы режиссерларыРамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров; Иранның "Гольнеза" фильмы режиссеры Саттар Шамани Гол.

Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы итеп  Вера Глаголеваның "Не чужие" фильмында төп рольләрнең берсен башкарган Лилия Волкова, иң яхшы ир-ат ролен башкаручы булып Мисырның "Ксерокопия" фильмында төп рольне уйнаган Мәхмүт Хәмид танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International