Республика һәм Шәһәр көнендә Г.Тукайның Әдәби музее ачыла

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

30 август көнне, Республика һәм шәһәр көнен билгеләп үтү кысаларында, Габдулла Тукайның Әдәби музеенда ремонт-реставрация эшләреннән соң оештырылган яңа экспозициясе тәкъдир ителә.

Әдәби музей 1986 елда, Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 100 тулу уңаеннан ачыла. Ул урнашкан бина – республика дәрәҗәсендәге тарихи һәм мәдәни һәйкәл, Казанның Иске татар бистәсендәге иң матур биналарның берсе.

Фәнни-проект документацияне булдыру белән, Татарстан Милли музее, галимнәр, язучылар  белән берлектә, Әдәби музей коллективы шөгыльләнгән.

Яңа экспозиция Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. Биредә татар җәмәгатьчелегенең төрле катламнары, зыялылары тормышы, ХХ гасыр башындагы милли фикерләр һәм мәдәният чагылыш тапкан.

Музей экспозициясендә Габдулла Тукайның исән вакытта басылган әсәрләре, фотографияләр, газет һәм  журналлар, аның янәшәсендәге кешеләрнең шәхси әйберләре һәм документлары куелган. Аеруча кыйммәтле һәм кызыклы экспонатлар булып мемориаль әйберләр санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International