Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Алексей Цыбисовның “Хыяллар. Чынбарлык” күргәзмәсе ачыла

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

2018 елның 7 сентябрендә Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” галереясендә Алексей Цыбисовның “Хыяллар. Чынбарлык” күргәзмәсе ачыла.

Алексей Цыбисов – Татарстанның иң сәләтле һәм актив яшь рәссамнарының берсе. Ул Казанда туып-үскән, 2009 елда Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын,  2015 елда - В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамлый. 2016 елда Россия рәссамнар берлегенә кабул ителә һәм Казан дәүләт мәдәният институтында укыта башлый. 2018 елда ул Россия сәнгать академиясенең Казандагы иҗади остаханәләрендә укуын тәмамлый. Дәүләт сынлы сәнгать музеенда оештырыла торган күргәзмә аның эшенә берникадәр нәтиҗә ясау булып тора.

Күргәзмә 2018 елның 17 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: 5678-043, 5678-058.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International