Казанда IV этноконфессиональ “Мәдәниятләр мозаикасы” фестивале узачак

2018 елның 28 августы, сишәмбе

2018 елның  30 августында  10.00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда IV этноконфессиональ “Мәдәниятләр мозаикасы” һәм Россия халыкларының милли әдәбиятлар фестивальләре узачак.

“Мәдәниятләр мозаикасы” фестивален оештыручы – Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президентының Эчке сәясәт департаментындагы Милли сәясәтне гамәлгә кую идарәсе, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты, Татарстан халыклары Ассамблеясы, Татарстан халыкларының Дуслык Йорты, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясы, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте, Татарстан Митрополиясе.

Концертта республиканың профессиональ коллективлары, Татарстан халыклары Ассамблеясының иҗади төркемнәре, шулай ук чиркәүнең камера, семинар хорлары, мөселман җырларын башкаручылар катнашачак.

Фестиваль кысаларында “Осталар шәһәрчеге” күргәзмәсе эшләячәк, сувенирлар, милли ризыклар, дини предметлар сатылачак, кәсепчелек һәм кул эшләре буенча остаханәләр оештырылачак.

Россия халыкларының милли әдәбиятлар фестивале барышында киң җәмәгатьчелек өчен лекцияләр, иҗади очрашулар булачак, күренекле әдәбиятчыларның яңа басмалары тәкъдир ителәчәк, балалар өчен дә махсус программа әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International