Кариев театры җәйге ялдан соң эшли башлады

2018 елның 28 августы, сишәмбе

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы җәйге яллардан соң эшкә кереште. Бүгенге көндә берьюлы ике премьерага әзерлек бара. “Юлдаш юл билгеләре илендә” (Д.Панина, Б.Бәдриев, тәрҗ. Х.Уразова) спектакленең режиссеры — Эльдар Гатауллин. Тамаша ЮХИДИ идарәсе белән берлектә әзерләнә.

Ә Зиннур Хөсниярның "Ут чәчәге" әсәре буенча куелачак спектакль режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев. Тамаша Наркотикларга каршы көрәш идарәсе белән берлектә гамәлгә куела.

Быел театр труппасы Ренат Әюпов һәм Лилия Низамиева шәкертләре - яшь артистлар Наилә Кәримова, Ләйсән Закирова, Рәис Әхмәтзакиров белән дә тулыланды. Аларга уңышлар телибез!

Театр мәктәп һәм балалар бакчаларына иҗади сәфәрләрен дәвам итә. 28 августта, театр артистлары “Супер светофор” спектакле белән балалар бакчасында чыгыш ясады.

Яңа сезонда да тамашачыларны яңа премьералар көтә, театрыбызның юбилее да билгеләп үтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International