Бөгелмә театры коллективы ялдан чыкты

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

24 август көнне А.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры хезмәткәрләре ялдан кайтты. Алда - репетицияләр, киемнәр тегү, декорацияләр ясау, һәм, әлбәттә, сезон ачу. Әлегә узган 83 нче сезонга нәтиҗә ясарга кирәк.

2017 елның сентябрь аенда театрның иҗади төркеме “Кече шәһәрләр театрлары” проекты субсидияләрен алу өчен тәкъдим иткән спектакльләрен уңышлы гына яклады. Нәтиҗәдә, театрга 5 млн. сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән. Бу акчаларга матди-техник база яңыртылган һәм спектакльләр кую өчен башкаладан режиссерлар чакырылган.

Җәйге балалар спектакльләре арасыннан «Однажды в королевстве» әкияте гамәлдәге репертуарга күчерелгән. Әйтергә кирәк, 83нче театраль сезонда яшь тамашачыларны ике премьера белән сөендергәннәр: «Денискины рассказы» һәм «Красавчик с гречишного поля». Моннан тыш, «Великий и опасный» әкияте яңартылган, Яңа ел тамашасы  куелган.

Театрга режиссёр Петр Орлов, композитор Владимир Брусс һәм рәссам  Татьяна Виданова килгән. Алар ярдәмендә куелган «Вышел ангел из тумана» спектакле тамашачыларның иң яраткан әсәрләренең берсенә әйләнгән.

Октябрь аенда, сезон ачылган көннәрдә, премьералар тәкъдим ителгән: «Вышел ангел из тумана» трагикомедиясе һәм «Сны» драмасы.

Ноябрьдә бөгелмәлеләр «Госпожа министерша» спектакле белән Йошкар-Олага барып кайткан. Декабрьдә театр артисты Марина Быстрованың  XIV “Дуслык күпере” Халыкара рус театрлары фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” өчен бүләкләнүе билгеле булды.

Гыйнвар ае да уңышлар алып килде. Театр артистлары чит ил гастрольләренә барып кайтты. Израиль сәхнәсендә «Голубцы по объявлению» спектакле күрсәтелде. Биредә коллектив кайчандыр Бөгелмәдә эвакуациядә яшәгән Дора Шамес белән дә очрашты. Израиль матбугатында гастрольләрнең уңышлы үтүе турында мәкаләләр дөнья күрде.

Март аенда театр сәхнәсендә «Сотворившая чудо» спектакленең премьерасы булды. Пьесаны Рөстәм Фәйздрахманов куйган.

Апрельдә Татарстанның атказанган актрисасы Галина Чистякованың юбилее билгеләп үтелде, аңа Республика Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

26 майда 83нче театр сезоны ябылды, ләкин эш дәвам итте.

Узган сезонда театрга 35 823 тамашачы килгән, 250 спектакль күрсәтелгән. Димитровград, Яшел Үзән, Казан, Йошкар-Ола, Тольяттига гастрольләр булган, спектакльләр Лениногорск, Зәй, Әлмәт, Баулы, Түбән Камада күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International