Алабугада XI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак

2018 елның 27 июле, җомга

3-5 август көннәрендә Алабугада XI Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Әлеге чара, гадәттәгечә, Алабуганың тыюлык өлешендә үткәрелә.

Ярминкәдә  бизәнү әйберләре, милли киемнәр, мамык эшләнмәләр, агач, күн белән эшләү, туку, керамика сәнгате һ.б. тәкъдим ителәчәк. Чарага профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлар чыгышы ямь өстәр,дип көтелә. Биредә үз кулларың белән  сувенирлар ясау буенча мастер-класслар оештырылачак. Ярминкәдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, халык кулланышындагы товарлар җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителәчәк.

Икенче ел рәттән Спасс ярминкәсе кысаларында Россия нәсел биләмәләре фестивале уздырыла.

Ярминкә оештырылган көннәрдә XI Бөтенроссия чаң тавышы фестивален үткәрү дә күздә тотыла. Чара дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклар Россиянең иң яхшы сәнгать осталары башкаруында чаң моңнарын тыңлый алачак. Фестивальдә чаң кагучылар гына түгел, фольклор коллективлар, вокаль ансамбльләр, дини-патриотик җыр авторлары һәм башкаручылары, борынгы рус музыка коралларында уйнау осталары да катнаша.

Ел саен үткәрелә торган әлеге чара чаң кагу традицияләрен яңартырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Фестивальгә профессиональ осталар, гыйбадәтханә хезмәткәрләре, төрле колокол сәнгате мәктәпләре укучылары, фольклор төркемнәр, вокал ансамбльләр киләчәк.

Чыгышлар Спасс соборында узачак.

Чаң фестивален үткәрү кысаларында чаң сәнгате, халык биюләре буенча мастер-класслар, музыкаль мәйданчыклар, кичәләр оештырылачак. Теләгән һәркемнең үз осталыгын күрсәтү мөмкинлеге булачак. Фестиваль кысаларында чаң кагучылар, тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр катнашында түгәрәк өстәл узачак.  

Элемтә өчен:

Алабуга музей-тыюлыгы матбугат сәркатибе Евгения Поликарпова, 8-906-333-38-99.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International