Алабугада XIII Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумында катнашучыларның йомгаклау күргәзмәсе ачылды

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

17 июль көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының  күргәзмәләр залында  XIII Халыкара заманча сәнгать арт-симпозиумында катнашучыларның йомгаклау күргәзмәсе ачылды.  Чара Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан Россия һәм Татарстанның мәдәният министрлыклары, Россия Рәссамнары берлегенең Татарстандагы бүлеге  ярдәме белән оештырыла.

         Оештыручылар һәм дәрәҗәле кунаклар Арт-симпозиумның катнашучыларына истәлекле билгеләр тапшырылды, рәссамнар исә музей-тыюлык фондына үз эшләрен  бүләк итте. Чарага җыелучылар өчен “Сөембикә” татар ансамбле, «Инвожо» удмурт ансамбле,  «Марийские зори» мари ансамбле, керәшеннәрнең «Ак Каз» халык фольклор ансамбле, Тәлгать Зарипов һәм  Диләрә Мироваева чыгышлары бүләк булды.

         Исегезгә төшереп үтик, проектны гамәлгә куюның 10 көнендә музей-тыюлык  коллекциясен 12 чит  илдән һәм Россиянең 8 төбәгеннән килгән 43 рәссамның 70 эше тулыландырды.

         Симпозиум катнашучылары төрле техникалар ярдәмендә  дөньяның 16 иленең традицияләрен чагылдырган эшләр иҗат итте. “Халык уеннары һәм күңел ачу йолалары” күргәзмәсе 6 августка кадәр дәвам итәчәк.

         Элемтә өчен: Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы  матбугат секретаре
Евгения Поликарпова, 8-906-333-38-99.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International