«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «ЮвелирЭкспо. Казан»күргәзмәсе ачыла

2018 елның 10 июле, сишәмбе

11-15 июльдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге башкала халкын һәм шәһәр кунакларын “ЮвелирЭкспо. Казан” исемле зәркән эшләнмәләр, кыйммәтле, ярымкыйммәтле ташлар һәм аксессуарлар күргәзмәсенә чакыра.

 “ЮвелирЭкспо. Казан” күргәзмәсе  – шәһәрнең ювелир тармагы өчен ел вакыйгасы. Илебезнең иң яхшы ювелирлары кунакчыл Татарстан җиренә 16нчы тапкыр җыелачак. 

Ювелир эшләнмәләр "Казан ярминкәсе"нең 3нче һәм 4нче павильоннарында урнашкан. Күргәзмә эшендә Россиянең 14 төбәгеннән һәм 30 шәһәреннән 140лап катнашучы була. Алар - Россиянең танылган һәм мәртәбәле зәркәнчеләре, зәркән заводы һәм фабрикалары, салон һәм остаханәләре. Алар арасында Кострома, Мәскәү, Приволжск, Каспийск, Ростов, Екатеринбург, Якутск, Казан һәм башка шәһәрләрдән катнашучылар бар.

«ЮвелирЭкспо. Казан»ның бай экспозициясе зәркән сәнгатендәге яңа тенденцияләр, киң ассортимент,  бары күргәзмәдә генә сатып алып була торган уникаль эшләнмәләр белән сөендерәчәк.

Эшлекле программадагы төп чараларның берсе – 11 июльдә узачак “Бүгенге шартларда ювелир бизнесын үстерү” темасына түгәрәк өстәл. 

12 июль көнне ювелир  компанияләре һәм шәхси эшмәкәрләр өчен максатчан инструктаж һәм белем дәрәҗәсен күтәрү программары буенча семинар үткәреләчәк.

Күргәзмә кысаларында  ”Jewelry Fashion. Kazan” модалы зәркән бизәнү әйберләрен тамашачыларга тәкъдим итү чарасы була. Мода күрсәтү чарасының режиссеры - Европа дәрәҗәсендәге дизайнер Надежда Әюпова. Зәркән бизәнү әйберләрен күрсәтү 11 июль һәм 13 июльгә билгеләнгән.

Россиянең иң эре ювелир күргәзмәләренең берсе, Идел буеның әйдәп баручы ювелир күргәзмәсен күрми калмагыз! 11-15 июль көннәрендә “Казан ярминкәсе”нә килегез! 

Өстәмә мәгълүмат:

Россия, 420059, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8 йорт, тел./факс: +7 (843) 202-29-08, e-mail: pressexpokazan@mail.ru, www.juvelirexpo.ru, expokazan.ru

Аккредитация өчен телефон:  +7(843) 202-29-08, 8-912-374-34-74, pressexpokazan@mail.ru, expokazan.ru/smi/accreditation

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International