XVIII Федераль Сабантуй Чебоксар шәһәрендә була

2018 елның 6 июле, җомга

6-7 июль көннәрендә Чувашия республикасының Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабантуй уңаеннан бәйрәм чаралары үткәреләчәк.

6нчы июль көнне күрше субъектыбызда Татарстанның сәнгать осталары концерты булачак. Шул ук көнне Чувашия дәүләт театр һәм балет театрында Татарстан президенты исеменнән  тантаналы кабул итү чарасы узачак.

Театр фойесында Татарстан һөнәрчеләре күргәзмәсе оештырыла. Концертта республикабыз артистлары чыгыш ясаячак:  Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Диляра Палатова, Карина Җиһаншина, Зарина Вильданова, Рамил Аймәтдинов, Азат Абитов, «Болгар кызлары» триосы. Сәхнәгә шулай ук Чувашиянең иҗат төркемнәре  күтәреләчәк.

Концерт 18.00 сәгатьтә башлана.

7 июль көнне Чебоксар шәһәренең Кызыл мәйданы территориясендә XVIII Федераль Сабантуй үткәрелә. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашия республикасы җитәкчесе Михаил Игнатьев катнашачак. Россиянең 41 төбәгендәге  татар иҗтимагый оешмаларыннан  500ләп вәкил килүе көтелә.

Сабантуйның мәдәни программасы 10.00 сәгатьтә башлана. Рәсми ачылыш - 11.30 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International