Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театры үзенең 227нче театраль сезонын япты

2018 елның 3 июле, сишәмбе

30 июнь көнне Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театры 227нче театраль сезонын «Безумный день, или Женитьба Фигаро» спектакле белән тәмамлады.

Быел театр афишасында 4 яңа спектакль барлыкка килгән. Октябрь аенда беренче премьера дөнья күрә - Александр Славутский куелышындагы “Бег” спектакле. Декабрь аенда тамашачыга «Когда зажгутся фонари» исемле ретро-концерт тәкъдим ителә. Май аенда сәхнәгә Александр Володин әсәре буенча куелган «Пять вечеров» спектакле чыга. Аннары Александр Славутский, яшь тамашачылар өчен бүләк ясап, Марк Твенның «Приключения Тома Сойера» геройларын янә сәхнәгә кайтара. Мюзиклның яңа версиясе Качалов театрындагы яшь артистлар энергиясе белән сугарылган.

Узып баручы сезонда гастрольләр, фестивальләрдә җиңүләр дә күп булды.      

Сезонны театр «Европа-Азия» гастроль туры белән төгәлли. Сәяхәтнең Европа өлеше артта калды - «Женитьба Фигаро» спектакле Ганновер тамашачысына тәкъдим ителде. Алда – Кытай, анда Халыкара театр фестивале кысаларында, 6, 7, 8 июль көннәрендә Пекин халык сәнгать театры сәхнәсендә «Пиковая дама» театраль фантазиясе күрсәтеләчәк.

1 июльдә Качалов театры артистлары тантаналы шартларда «Open Air» сезонын япты. Алар тамашачылар белән 14 сентябрьгә - киләсе сезон ачылышына кадәр саубуллашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International