Күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен китапханәдә сукыр сәяхәтче Владимир Васкевич белән очрашу була

2018 елның 3 июле, сишәмбе

5 июль 13.00 сәгатьтә Күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен китапханәдә сукыр сәяхәтче Владимир Васкевич белән очрашу була.

Владимир Васкевич хәрәкәт өчен төрле транспорт кулланып берничә дистәдән артык илдә булган. Ул, 2018 елның июненнән августка кадәр дәвам итәчәк чираттагы сәяхәте кысаларында, Калининградтан Владивостокка кадәр барырга ниятли. Юлда Владимир Васкевич эре шәһәрләрдә тукталып, теләге булганнар өчен дөнья буенча кызыклы сәяхәт кылу серләре турында мастер-класслар үткәрәчәк.

Осталык дәресе кысаларында, сукыр сәяхәтченең “Сәяхәткә чикләр юк” исемле китабы тәкъдир ителә. Әлеге басмада эш нәтиҗәлелеген күтәрү, сәяхәтне оештыру өчен киңәш-тәкъдимнәр тупланган. Китапның һәр бите оптимизм һәм активлыкка өнди. Авторның мавыктыргыч тарихы, кызыклы сәяхәтләр көндәлеге укучыны үзенең көндәлек мәшәкатьләре, максатлары һәм хыялларына яңача  карый башларга этәрә.

Очрашу барышында Күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен китапханәдә тактиль архитектура һәйкәлләре  экспозициясе эшләячәк. Теләгән һәркем Казаныбыздагы  тарихи объектларның 3D макеты белән таныша алачак.

Очрашуга килергә теләүчеләрне 5 июль көнне  13.00 – 15.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре, Серов пр., 3 йорт адресы буенча урнашкан Күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен китапханәдә көтәбез.

Оештыручылар: Күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәнең  оештыру-методика бүлеге. Урыннар саны чикле.

Катнашу өчен  gellа291979@mail.ru электрон почтасы яки 89033438746 телефоны аша теркәлергә,  ФИО һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк. Белешмә өчен телефон:  89033438746 - чараның координаторы Гөлүсә Закирова. http://rsbsrt.ru/news/984/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International