Милли китапханәдә “Шәхесләребез” сериясеннән “Каюм Насыйри” китабы тәкъдир ителде

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 20 июнендә Татарстан Милли китапханәсендә “Шәхесләребез” сериясеннән чираттагы басма  - “Каюм Насыйри” китабы тәкъдир ителде. Ул “Җыен”  татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды тырышлыгы белән дөнья күрде.

Тәкъдир итү чарасында китапның автор-төзүчесе филология фәннәре докторы Рамил Исламов, басманың фәнни мөхәррире тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин, спонсоры Әнвәр Насыров, язучылар, журналистлар һәм чакырылган кунаклар катнашты. 

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, “Җыен” фонды идарәсе рәисе Разил Вәлеев үз чыгышында фондның эшчәнлеге турында сөйләде, әлеге хезмәтнең татар халкы өчен гаять зур әһәмияткә ия булуы турында әйтте.

Каюм Насыйри – татарның бөек галим-этнографы, әдәбиятчы һәм XIX гасыр мәгърифәтчесе. Китапта аның биографиясе һәм мәгърифәтчелек эше турында мәгълүмат урын алган. Текстлар тарихи документлар һәм фотографияләр белән дәлилләнгән.  Татар җәмәгатьчелеге әлеге хезмәткә югары бәя бирә.

Тәкъдир итү булган көнне күренекле шәхеснең иҗаты турында язылган, бүгенге көндә китапханәдә сакланучы  китаплардан күргәзмә дә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International