Лариса Башкирова Татарстан Республикасы Президенты рәхмәтенә лаек булды

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артистын Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова котлады.

Яз көне танылган җырчы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан Муса Җәлил исемендәге Татар  дәүләт академия опера һәм балет  театры сәхнәсендә Дж.Пуччини көенә «Мадам Баттерфляй» спектакле күрсәтелде, анда Чио-Чио Сан партиясен кайчандыр Лариса Георгиевна башкарган булган. Юбилей кичәсендә  төп партияләрне Гульнора Гатина, Әхмәд Агади, Артур Исламов, Зоя Церерина  уйнады, маэстро Ренат Салаватов дирижёрлык итте. 1964-1994 елларда Лариса Башкирова  Муса Җәлил исемендәге Татар  дәүләт академия опера һәм балет  театрының әйдәп баручы солисты булган, ә 1996 елдан бүгенге көнгә кадәр ул мимика ансамбле инспекторы  вазыйфаларын башкара.

Табигать Лариса Башкировага тылсымлы тавыш бүләк иткән. Ставрополь музыка училищесын  тәмамлаганнан соң, Казан консерваториясенә килгән Ларисаны иң яхшы мөгаллимнәр - Валентина Лазько  һәм  Зюгра Байрашева  үз канаты астына ала. Үзенчәлекле иҗади йөзе һәм табигый сөйкемлелеге булган җырчы сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук тамашачы мәхәббәтен яулап ала. Аның тарафыннан тудырылган образлар залда кызыксыну һәм кайтаваз таба. Лариса Георгиевна 30 елдан артык опера театрының әйдәп баручы  солисты була.

Яшь җырчы һәр рольдә үзенә генә хас төсмерләр таба ала. Героиняларының характер төрлелеге актрисага тәҗрибә бирә, осталык өсти. 1994 елда оперлык карьерасын төгәлләп, Лариса Георгиевна театр тормышында әһәмиятле роль уйнавын дәвам итә: театр хорында эшли, мимика ансамбле инспекторы була, биредә ул үзен сәләтле  оештыручы итеп күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International