«Гринландия» – сезне бу ярда көтәләр!

2018 елның 29 мае, сишәмбе

19 - 22 июль көннәрендә Киров өлкәсенең Башарово авылы янындагы  Быстрица елгасы ярында «Гринландия» XXVI Бөтенроссия авторлык җырлары фестивале узачак.

Әлеге чара күп еллар буе йөрәкләрне, төрле шәһәрләрне  берләштерә. Аның алыштыргысыз  оештыручысы -   Дәүләт Думасы депутаты  Олег Валенчук.

Ел саен тере башкару һәм тирән мәгънәле җырлар яратучы кешеләр Башарово янындагы мәйданга җыела.  Оештыручылар сүзләренчә, биредә җәмгыятьтә тоткан урын, дәрәҗә әһәмиятле түгел, иң беренче планга әхлакый кыйммәтләр чыга: гаиләңә, Ватанга һәм якыннарыңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт. Фестивальгә килүчеләр санының ел саен артуы да шуның белән аңлатыла. Катнашучылар һәм кунакларның саны йөзләрчә мең белән исәпләнә (рәсми мәгълүматлар буенча, узган ел  биредә 230 мең кеше булып киткән). «ТурСтат» аналитик агентлыгы  мәгълүматларына караганда, 2017  елда «Гринландия» Россиянең мәдәни фестивальләре рейтингында  алдынгы урыннар алган.

Фестиваль мәйданында иҗатларын башлап кына килүче башкаручылар да, Сергей Трофимов, Олег Митяев, Юлий Ким, Григорий Гладков, Галина Хомчик, Константин Тарасов, Валерий һәм  Вадим Мищуки, Александр Софронов, Леонид Сергеев кебек авторлык җыры  “йолдызлары”да чыгыш ясый.  Биредә Россия эстрадасы мэтры, СССРның халык артисты Иосиф Кобзон  ике тапкыр концерт биргән.

«Гринландия» - чын мәгънәсендә гаилә фестивале. Анда балалар һәм спорт мәйданчыклары эшләячәк, ярышлар оештырылачак.

Иҗади остаханәләрдә катнашу өчен заявкаларны grinlandia-kirov@mail.ru  электрон почтасына юлларга мөмкин.

«Гринландия» кунакларны  19 - 22 июль көннәрендә Киров өлкәсенең Башарово авылы янындагы  Быстрица елгасы ярында  көтеп кала.

Тулырак мәгълүматны фестивальнең рәсми сайтында белеп була -  grinlandia.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International