Дәүләт симфония оркестры республиканың ике районында хәйрия концерты белән чыгыш ясады

2018 елның 25 мае, җомга

24 май көнне Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге  Дәүләт симфония оркестры хәйрия концертлары белән Биектау һәм Яшел Үзән районнарында булды.

Бу районнардагы авыл халкы, шулай ук Биектауның 4нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары, “Яшел Үзән психоневрология интернаты” авырулары, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гнездышко» социаль приюты, «Гаврош» балалар приюты, Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәге, инвалидларның “Идел” социаль реабилитация үзәге, девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Дуслык”  социаль-реабилитация үзәге өчен оркестрның брасс-квинтет, хольц-квинтет һәм кыллы квартетлары чыгыш ясады.

Программада Татарстан композиторлары, татар халык музыкасы, шулай ук рус һәм чит ил классикасы әсәрләре яңгырады. Алар арасында Э.Бакиров, Г. Гладков, П. Чайковский, Г. Манчини, Э. Морриконе, К.Дебюсси, М. Равель, Ж.-Ж. Муре  һәм башка композиторлар музыкасы бар иде.

Концертлар Татарстан Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия акциясе кысаларында үткәрелде.

Исегезгә төшереп үтик, “Йөрәктән - йөрәккә” хәйрия чарасы  узган ел башында үткәрелә башлады. Бу вакыт эчендә күпсанлы хәйрия чаралары оештырылды. Профессиональ һәм башлап килүче артистлар бушлай концертлар белән балалар һәм  картлар йортларында, хастаханәләрдә, шулай ук республиканың тернәкләндерү үзәкләрендә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International