19 майда “Әкият” концерт залы сәхнәсендә “Тылсымлы Спиннер” исемле әкият-мюзикл булачак.
Спектакльдә 6 дан 12 яшькәчә 100гә якын бала катнашачак.
Музыкаль тамашада бүгенге заман балаларының яраткан әкият геройлары дөньясына эләгүе сүрәтләнә. Спектакльдә яхшылык һәм начарлык, дуслык һәм үзара ярдәм итү кебек мәңгелек темалар үзәккә куелган.