Казан Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган Бөтенроссия акциясендә катнаша

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

24 май көнне бөтен Россия буенча Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Акция кысаларында Татарстан башкаласында Казанның әйдәп баручы музыкаль коллективлары чыгыш ясаячак. Чара С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында була. Башлана – 13.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

Концертта академия һәм халык хор коллективлары чыгыш ясаячак: Республиканың камера хоры, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Казан балалар музыка мәктәпләренең ирекле хоры, Казан дәүләт мәдәният институты хоры, И.Әүхадиев исемендәге Казан музыка училищесы хоры. Репертуар Россия мәдәният министрлыгының эш төркеме тарафыннан тәкъдим ителгән һәм акциядә катнашучы барлык шәһәрләр өчен дә бердәм.

24 май көнне 12.55 сәгатьтә Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткәреләчәк тантаналы чаралар “Россия-Культура” телеканалында турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне әлеге чарада катнашырга чакырабыз! Аккредитация gbkzrt.pr@gmail.com почтасы аша үткәрелә (Ирина Егоренко, 89872358855). Завканы 23 май 13.00 сәгатькә кадәр бирергә кирәк. Көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International