Татарстан Милли музеенда “Кояш иленә сәяхәт” күргәзмәсе ачыла

2018 елның 15 мае, сишәмбе

“Музейлар төне” Бөтенроссия акциясе кысаларында,  19 майда Татарстан Милли музеенда Япония белән Россия мәдәнияты елларына багышланган “Кояш иленә сәяхәт” дип исемләнгән күргәзмә ачыла.

Анда япон мәдәнияте һәм традицияләрен чагылдырган декоратив-гамәли сәнгать, скульптура һәм чигү әйберләре, япон сугышчысы атрибутлары  тәкъдим ителә.

Экспозициядә XIX  гасыр самурайларының кием һәм сугыш кирәк-яраклары аеруча зур кызыксыну уята. Япония хатын-кызын XIX гасырда зәңгәр ефәктән тегелгән, чигелгән чәчәкләр һәм күбәләкләр белән бизәлгән кимоно, сумкалар һәм веерлар коллекциясе аркылы күзаллап була.

Күргәзмәдә япон фарфоры үрнәкләре, японнар тормышын тасвирлаган рәсем һәм фотографияләр белән танышырга мөмкин.

Милли музей коллекциясенең үз экспонатларыннан тыш, күргәзмәдә Япониянең «Хатоказан» мәдәни үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән предметлар куелган. Алар – балалар бәйрәмнәренә атрибутлар, котлау открыткалары.

Музей 19 май көнне 16.00 сәгатьтә ачыла.

Элемтә өчен мәгълүмат:

Редакция-нәшер итү бүлеге – матбугат хезмәте  телефоннары: (843) 292-32-18.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International