Татарстан Халыклар Дуслыгы йортында – гади һәм беркатлы жанр осталары күргәзмәсе

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

15 майда Татарстан     Халыклар Дуслыгы йортында  “Нико һәм без” исемле   күргәзмә  эшли  башлый. Чара  грузин рәссамы Нико Пиросманиның истәлегенә багышлана.

Күренекле Казан рәссамы, республикада беркатлы жанрның иң танылган вәкиле Альфрид Шәймәрдановның мондый күргәзмә оештыру турындагы тәкъдиме грузиннарның Казандагы милли-мәдәни  автономиясе, Халыклар   Дуслыгы йорты һәм Татарстан Рәссамнар Берлеге тарафыннан яклау тапкан.

Күргәзмәдә 6 авторның эшләре тәкъдим ителәчәк. Алар барысы да – кабатланмас һәм шул ук вакытта гади жанрда иҗат итүче рәссамнар: Наталья Марьина, Рәшит Төхватуллин, Виктор Тимофеев, Сергей Максимов, Альберт Шах һәм, әлбәттә, әлеге проектка башлангыч биргән һәм оештыручы  Альфрид Шәймәрданов.

Әйтеп үтәргә кирәк,  май аенда грузиннарның Казандагы Милли-мәдәни автономиясе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул рәвешле, «Нико һәм без» күргәзмәсен оештыру – Казан рәссамнарының  Нико Пиросманиның хәтерен яңарту гына түгел, ә грузиннарның  Милли-мәдәни автономиясе юбилеена үзенчәлекле бүләк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International