Тобольск шәһәрендә Себер татарлары мәдәниятына багышланган фестиваль оештырыла

2018 елның 4 мае, җомга

19-20 майда Тобольск шәһәрендә “Сүзге-тора” исемле II Халыкара фестиваль-конкурс үткәрелә. Чара себер татарлары һәм Евразия киңлегендәге төп халыкларның тарихи-мәдәни мирасына багышлана.

 Фестивальне, Тобольск шәһәре  Иҗтимагый палатасы  белән берлектә, Төмән өлкәсенең “Мирас” төбәк татар иҗтимагый оешмасы уздыра.

Иҗади чарада милли-мәдәни автономияләр, милли-мәдәни үзәкләр, иҗтимагый оешмалар һәм фондлар, мәдәният, мәгариф учрежденияләре, халык   кәсепләре предприятиеләре,  кул эше осталары, фольклор төркемнәр һәм солистлар, туристлык агентлыклары,  массакүләм мәгълүмат чаралары , фәнни-тикшеренү үзәкләре һәм институтлары,  һөнәри һәм үзешчән сәнгать төркемнәре,  дәүләт  һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, мәктәп укучылары,  урта һәм югары уку йортлары студентлары, татар халкының тарихы һәм мәдәниятына битараф булмаган кешеләр катнаша ала.  

Яшь  төркемнәре:

- кече яшь категориясе (16 яшькә кадәр);

- урта яшь категориясе (17 яшьтән 30 яшькә кадәр);

- өлкәннәр категориясе (31 яшь тулган катнашучылар).

Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  • “Вокал” (соло, ансамбль);
  • “Уен коралларында уйнау” (соло, ансамбль);
  •  “Хореография” (соло, ансамбль);
  •  “Сәнгатьле сөйләм” (соло, ансамбль);
  •  “Декоратив-гамәли сәнгать” (туку, бәйләү, чигү, агач белән эшләү, мәрҗән белән эшләү,  балчыктан ясау, рәсем сәнгате);
  •  “Иң яхшы милли аш-су”.

Конкурста катнашу өчен заявкалар 2018 елның 15 маена кадәр   rtoo-nasledie@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

Элемтә өчен телефон номерлары:

 +7 (904) 873-76-24, +7 (982) 920-02-03

Телефон/факс: 8 (3456) 22-01-30

 Оештыру комитеты адресы: Төмән өлкәсе, Тобольск шәһәре, Роза Люксембург урамы, стр. 10 Төмән өлкәсенең “Мирас” төбәк татар иҗтимагый оешмасы.

Оештыручылар “Сүзге-тора” Халыкара фестиваль-конкурс кысаларында “Себер татарлары һәм Евразия киңлегендәге төп халыкларның тарихи-мәдәни мирасы: тарихы һәм бүгенге көне” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция дә үткәрергә планлаштыра.

Конференция нәтиҗәләре буенча җыентык басылачак.

Семинарга  15 майга кадәр rtoo-nasledie@mail.ru электрон адресы  буенча теркәлергә кирәк.

Элемтә өчен телефон номерлары: +7 (905) 858-98-60, +7 (904) 873-76-24.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International