Рөстәм Галич казанлылырга Лермонтовның “Демон” әсәрен тәкъдим итә

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

8 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Бөек исемнәр” абонементы кысаларында “Демон” музыкаль-шигъри спектакле күрсәтелә.

“Демон” – Михаил Лермонтов поэмасы буенча куелган спектакль. Сөйләүче ролендә – Рөстәм Галич (Нью-Йорк) – рус классик шигъриятен һәм чәчәмә әсәрләрен башкаручы буларак мәгълүм актер, Нью-Йоркта Шигърият һәм музыка театрына нигез салучы.

Спектакльдә ТРның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармония музыкаль-әдәби лекториясе артистлары катнаша.

Спектакль 11.00дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International