“Кино вакыты” Бөтенроссия форумы секцияләренең җиңүчеләре мәгълүм

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

30 март көнне “Кино вакыты” Бөтенроссия форумы кысаларында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында кинопроектлар петчингы һәм сценарийларны яклау булды. Казанда питчинг Россия Кинематографистлар берлеге Яшьләр үзәгенең “Бөтенроссия дебютантлар питчингы” проекты кысаларында Президент грантлары фонды ярдәме белән узды. Форумга Россиянең 10 төбәгеннән 150ңән артык гариза алынган иде.

Җиңүчеләр Кино вакыты Doc (документаль кино), Кино вакыты Short (кыска метражлы уен фильмнары) һәм Кино вакыты Non-stop (тулы метражлы уен фильмнары һәм сериаллар номинацияләрендә билгеләнде.

Кино вакыты Doc номинациясендә Светлана Әхмәтҗанованың “Второе дыхание” кинопроекты җиңде. «Ayaris» биографик интервьюлар фонды сценарий авторы Анна Ефимовага фильм төшерү өчен 60 мең сумлык сертификат тапшырды.

Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы дип Дмитрий Николаевның “Горшок” фильмы табылды. Җиңүчегә «Canon»компаниясеннән махсус бүләк – техник ярдәм, шулай ук Россия Кинематографистлар берлеге Яшьләр үзәгеннән кино проектны тормышка ашыруда ярдәм көтә.

Кино вакыты Non-stopт номинациясендә Оксана Синчугованың «Леша, который хотел стать Горьким» фильмы җиңү яулады. Проектка финанс ярдәме күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Оксана Синчуговага “Изге Анна” ачык студентлар һәм дебют фильмнары фестиваленнән 50 сумлык диплом һәм «Kinolife» компаниясеннән җиһаз арендалау сертификаты тапшырылды.

«Dramakit» драма һәм комедия жанры классына Альбина Гомәрова, Оксана Синчугова, Катя Полянина, Влад Петров, Максим Ардашев, Юлия Голованова, Шамил Агаев керде. Җиңүчеләр лабораториядә бушлай укый алачак.

Ачык республика киноценарийлар конкурсының “Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы киносценариясе” номинациясендә Зифа Җамалиева (“Бузат”) җиңде. “Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы киносценариясе” номинациясендә Ренат Хәбибуллинга («Когда ты круче всех») тиңнәр табылмады. Алар форум дипломнарын һәм Татарстан Мәдәният министрлыгыннан 70 000 һәм 30 000 мең сумлык акчалата бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International