«Хәзинә» галереясендә Рифкать Вахитов күргәзмәсе ачыла

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

4 апрель көнне “Хәзинә” Милли сәнгать галереясендә Рифкать Вахитов күргәзмәсе ачыла.

Рифкать  Вахитов – Татарстан Республикасының әйдәп баручы рәссамнарының берсе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык рәссамы, “Европа-Азия” Халыкара академиясенең әгъза-мөхбире, СССР Рәссамнары берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасында “Россия рәссамнары берлеге” төбәк бүлеге әгъзасы.

Күргәзмәдә беренче тапкыр рәссамның “Аудиенция” триптихы, “Казан ханлыгы”,  “Ана догасы” картиналары сериясе тәкъдим ителәчәк.

Татарстанның халык рәссамының 80 яшьлек юбилеена багышлана күргәзмә 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International