Иртәгә 13.00дә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр үзәгендә ике күргәзмә ачыла.
Беренчесе - “Коръән битләре” – Алабуга музей-тыюлыгы белән “Ихтимал” мөселман халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасын саклап калу үзәгенең (Уфа, Башкортстан) уртак проекты.
Аңарда XVIII-XIX гасырлар Коръәненнең 54 кулдан язылган бите тәкъдим ителә. Экспозициядә XI гасырда пергаментта язылган 4 уникаль бит аерым урынны алып тора.
Икенче күргәзмә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш каллиграфиясенә багышлана.
Күргәзмәләр 25 мартка кадәр эшләячәк.