Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халык сәнгать кәсепчелеге техникумында булды. Татарстан Президентын әлеге уку йортында ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов техникум остаханәләрендә булды һәм укучыларның эшләре белән танышты. Шулай ук техникум базасында республикада 26нчы ресурс үзәген булдыру фикерен хуплады.
Ресурс үзәкләрендә WorldSkills белгечлекләре буенча белгечләр әзерләү бара. 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак.