«Горькийның рухи дөньясы»

2018 елның 2 марты, җомга

2018 нче ел Россиядә Максим Горький елы буларак та билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында язучының 150 еллык юбилее уңаеннан «Горькийның рухи дөньясы» дип аталган күргәзмә эшли.

Максим Горький – мәшһүр рус язучысы, аның иҗаты бөтен дөньяга билгеле. Ул үзе турында: «Физик яктан мин Түбән Новгородта, рухи яктан Казанда тудым. Казан – минем иң яраткан университетларымның берсе», – дип яза. Әлеге фикер экспозициянең төп мотивы булып тора.

Экспозициянең беренче өлешендә М.Горькийның дөнья мәдәнияте тарихында үз урынын яулаган уникаль язучы икәнен раслаучы китаплар тупланган. Алар арасында китап укучылар кызыксынып кабул иткән басмалар – Д.Быковның «Был ли Горький?» һәм П.Басинскийның «Страсти по Максиму» дигән китаплары да бар.

Күргәзмәнең төп өлеше әдипнең Казанда яшәгән чорын чагылдыра. М.Горький шәһәребездә 4 кенә ел яшәгән. Чиксез авыр хезмәт, төрле катлам кешеләре белән аралашу, мәгърифәтчелек идеяләре белән кызыксыну аны шәхес буларак формалаштырган. Язучы Казан һәм анда яшәүчеләрне үзенең үлемсез әсәрләрендә мәңгеләштерә. «Минем университетларым», «Коновалов» һәм башка хикәяләр укучыларга бик кызыклы булыр. Экспозициядә Казандагы Горький музее турында китаплар да бар.

М. Горький Тукай иҗаты белән яхшы таныш булган. Шул чорның татар язучылары белән аралашып, аларга булышып яшәгән. Күргәзмәнең өченче өлеше Горькийның татар әдәбиятына тәэсирен чагылдыра. Мәшһүр әдип 1928 нче елда Казанга килгәч, татар язучылары белән очраша. Татарстан Язучылар берлеген оештыруда да аның роле зур. Горький иҗаты татар телендә дә халыкка җиткерелгән. Татар театрлары революциягә кадәр үк язучының драма әсәрләрен сәхнәгә куйганнар.

Максим Горький философ, тормыш укытучысы буларак кадерле. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары күргәзмәдә романтик язучыны тагы бер тапкыр искә алырлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International