Казанда Фикрәт Табеев турында фильм күрсәтелә

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

2 март көнне ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Фикрәт Табеевның шәхси эше” (режиссеры Ю.Гвоздь) документлаь фильмы күрсәтелә. Ул дәүләт һәм партия эшлеклесенә 90 ел тулуга багышлап төшерелгән. Кинохроника кадрларыннан тыш, фильмда аның турында истәлекләр дә күп урын алган.

3 март көнне КФУда түгәрәк өстәл форматында фәнни-гамәли конференция узачак, анда Табеев исемендәге стипендияләр тапшырылачак.

4 март көнне 11.00дә Мәскәүнең Даниловский зиратында митинг һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән венок салу була. Ә 13.00дә Татарстан Тулы вәкәлатле вәкиллегендә тантаналы кабул итү узачак. Шул ук көнне “ТНВ” телеканалында 16.00дә “Фикрәт Табеевның шәхси эше” документаль фильмы күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International