“Мәхәббәт алмасы” фильмы “Алтын өчпочмак” Халыкара кино фестивалендә җиңү яулады

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

9-13 февральдә Һиндстанның Бхубаневшир шәһәрендә III “Алтын өчпочмак” Халыкара кино фестивале узды. Анда Татарстан режиссеры Фирүзә Зиннәтуллинаның “Мәхәббәт алмасы” фильмы “Иң яхшы кыска метражлы фильм” дип танылды.

“Алтын өчпочмак” Халыкара кино фестивале беренче тапкыр 2015 елда узган иде. Чвра кысаларында кинематографистлар белән иҗади очрашулар, матбугат конференцияләре, фикер алышулар уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International