Кышның соңгы көнендә “Әкият” курчак театры өлкәннәр өчен романтик-мистик спектакль тәкъдим итә

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

28 февраль көнне “Әкият” Татар дәүләт курчак театры өлкәннәр өчен Н.В.Гогольнең “Ночь перед рождеством” повесте буенча куелган спектакль тәкъдим итә. Аны сәхнәгә танылган режиссер, РФның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Алтын битлек” илкүләм театраль премиясе лауреаты Владимир Бирюков куйган.

Рәссам – Татьяна Мельникова (Санкт-Петербург). Балетмейстер – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Маннапова.

Спектакль 18.00дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International