Халыкара туган тел көнендә Кариев театры “Галиябану” спектаклен күрсәтәчәк

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

22 февральдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Халыкара туган тел көненә багышлап, “Галиябану” (М.Фәйзи) спектаклен тәкъдим итә.

Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.

Галиябану ролендә – Алсу Фәйзуллина, Хәлилне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин уйный.

Башлану вакыты: 18:30

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International