Бүген Камал театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе үтә. Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар булачак.
Кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры - Илгиз Зәйниев.
Юбилей кичәсе 19.00дә башлана.