Бүген Казанда “Идел буе халыкларының традицион культурасы” IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырган.
Конференциядә Казан, Чаллы, Уфа, Ижевск, Йошкар-Ола, Саранск, Ульяновск, Чабаксар, Симферополь, Сургут, Мәскәү, Баку югары уку йортлары һәм фәнни үзәкләре вәкилләре катнаша.
Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова сәламләде.
Иртәгә конференция кысаларында 10.00дә ТР Мәдәният министрлыгында “XX гасырның беренче чирагендә татар гуманитар мирасы һәм бүгенге көндә Россия фәнни киңлеге” темасына түгәрәк өстәл узачак. Ә Казан федераль университетында 10.00дә “Рус фольклор әкияте һәм ХХI гасырда рус әкиятчеләре” темасына ачык лекция була.