“Россия балалары” Хәйрия фонды “Алмаз кырлары” Бөтенроссия фестиваль-конкурсын үткәрү турында хәбәр итә. Анда 18 яшькәчә балалар сәнгать, әдәби, эстрада-вокал, хореография, шулай ук “ишарәләп җырлау” (чукрак һәм начар ишетүче балалар өчен) номинацияләрендә катнаша ала.
Әлеге бәйге 1999 елдан бирле үткәрелеп килә. Әлеге дәвердә анда 50000нән артык бала катнашкан, аларның иң кечкенәсенә яшь ярым. Ел саен конкурсны оештыручылар катнашырга теләүчеләрдән берничә мең гариза кабул итә. Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче балалар үзләренең иң яхшы эшләрен, вокал һәм бию номерларын тәкъдим итә. Һәр эш профессиональ жюри тарафыннан бәяләнә. Конкурсның 60тан артык катнашучысы лауреат һәм дипломант исемен ала. Фестивальнең гала-концертлары һәм сәнгать күргәзмәләре ел дәвамында Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә.
Гаризалар һәм конкурс эшләре 2018 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә, алар почта аша 10 апрельгә кадәр җибәрелергә тиеш. Эшләр 620014, Свердловск өлкәсе, Екатеринбург шәһәре, 8 Март урамы, 37, оф. 406. Благотворительный фонд «Дети России» адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: (343) 278-73-50, 278-73-51 e-mail: deti99ag@mail.ru.
Тулырак мәгълүматны www.russiankids.ru сайтында табарга була.