Казанга “Айтматов дөньясы. Айтматовсыз дөнья” кинопроектын төшерүчеләр килде

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Казанга Кыргызстан Республикасы делегациясе килде. Чыңгыз Айтматовның улы Әскәр, режиссер Бакыт Карагулов һәм оператор Айбәк Җангазиев җитәкчелегендәге кино төшерү төркеме Татарстанга язучының тууына 90 ел тулуга багышланган картинаны төшерү өчен килгән.

Иҗат төркеме язучының әнисе ягыннан дәү әтисенең туган ягы – Татарстанның Кукмара районында да булырга ниятли. Аерым алганда, алар җирле музей һәм бөек кыргыз һәм рус язучысы, Кыргызтан ССРның халык язучысы исемен йөрткән көллияттә төшерәчәк.

Казанда исә алар язучылар белән очрашачак һәм Айтматов повестьлары буенча куелган спектакльләр бара торган театрларда булачак.

Шулай ук Татарстан җитәкчеләре белән классик иҗатының әһәмияте һәм ике милләтнең рухи-мәдәни элемтәләре перспективалары турында интервью үткәрү дә ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International