Татарстан яшьләрен “Бер телдә” дигән конкурста катнашырга чакыралар

2018 елның 2 феврале, җомга

“Яшьләр институты” Автоном коммерцияле булмаган оешма Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә бүлеп биргән грантыннан файдаланып, яшьләр арасында “Бер телдә” дигән иҗади конкурс (видео-, фото- һәм графика) үткәрә.

Конкурсның максаты – яшьләр көндәлек тормышта очраша торган конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, җәмәгатьчелек игътибарын дини һәм милләтара низагларга җәлеп итү.

Конкурс биш номинациядә үткәрелә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үз эшләрен 15 мартка кадәр youth.inst.rt@gmail.com электрон почтасына җибәрә ала. Тулырак мәгълүматны http//vk.com/youth_inst сылтамасы буенча кереп белергә мөмкин.

15-30 март көннәрендә конкурсның жюри әгъзалары иң яхшы эшләрне сайлап алачак. Ә иң яхшы эш авторлары апрель аенда бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International