Яшь фотографлар “ЭтноВзгляд” конкурсында катнашырга чакырыла

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте “ЭтноВзгляд” яшьләр фотоконкурсын үткәрү турында белдерә. Бәйге 2017 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Президенты грантын тәкъдим итү конкурсында җиңгән “ЭтноДар” Төбәк яшьләр проекты кысаларында уздырыла.

Конкурсның партнерлары: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды.

Бәйгенең максаты – яшьләрдә милләтара дуслык, үзара аңлашу һәм хөрмәт итү кыйммәтләрен формалаштыруга булышу.

Конкурста 18дән 35 яшькәчә егетләр һәм кызлар катнаша ала. Моның өчен 2018 елның 3 апреленә кадәр etnodar18@mail.ru электрон почтасына гариза һәм фотосурәтләрне юлларга кирәк.

Фотосурәтләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

1. “Халыклар дуслыгы – мәдәниятләр бердәмлеге” (мәдәни архитектура лбъектлары, шәһәр һәм авыл пейзажлары һ.б.);

2. “Мин үз халкымның улы...” (милли төсмела портретлар һ.б.);

3. “Халык гореф-гадәтләре” (вакыйгалы чаралар, йолалар, милли бәйрәмнәр һ.б.)

Иң яхшы эшләр 2018 елның 17 апрелендә Казанда “ЭтноДар” Төбәк яшьләр проектының йомгаклак чарасында тәкъдим ителәчәк. Аларның авторлары әлеге чарада катнашу өчен чакырылачак.

“ЭтноВзгляд” Яшьләр фотоконкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырыла.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны http://fnkat.tatarstan.ru сайтына кереп белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International