25 гыйнварда 17 сәгатьтә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында язучы, балалар шагыйре, драматург, тәрҗемәче, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Борис Вайнерның 70 яшьлек юбилее узачак.
Кичәдә автор үзе һәм артистлар башкаруында шигырьләрне тыңлап, аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр, мультфильмнар һәм видеоклипларны карап булачак. Юбилярны котларга ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, хезмәттәшләре киләчәк.
Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры оештыра.