2018 елның 26 февраленнән алып 4 мартына кадәр Чаллы, Түбән Кама һәм Минзәлә шәһәрләрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының традицион гастрольләре уза. Гастрольләр афишасына яңа сезонның бары тик премьералары гына кергән. Тамашачылар "Әтәч менгән читәнгә", "Миркәй белән Айсылу", "Килә ява, килә ява" спектакльләрен карый алачак.
ЧАЛЛЫ, "ЭНЕРГЕТИК" МӘДӘНИЯТ САРАЕ
26 февраль, 18.30, "Әтәч менгән читәнгә", Аяз Гыйләҗев
27 февраль, 18.30, "Әтәч менгән читәнгә", Аяз Гыйләҗев
28 февраль, 18.30, "Миркәй белән Айсылу", Нәкый Исәнбәт
1 март, 18.30, "Миркәй белән Айсылу", Нәкый Исәнбәт
ЧАЛЛЫ, "КАМАЗ" МӘДӘНИЯТ САРАЕ
3 март, 18.00, "Килә ява, килә ява", Зөлфәт Хәким
ТҮБӘН КАМА, ХАЛЫКЛАР ИҖАТЫ ЙОРТЫ
2 март, 19.00, "Килә ява, килә ява", Зөлфәт Хәким
МИНЗӘЛӘ, РАЙОН МӘДӘНИЯТ САРАЕ
4 март, 18.00, "Килә ява, килә ява", Зөлфәт Хәким