Кариев театры “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакленең премьерасын тәкъдим итте

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Бүген Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакленең премьерасы булды. Спектакль алдыннан театрга килгән нәни тамашачыларга интермедия – Кыш бабай белән Кар кызы катнашында чыршы тирәли Яңа ел тамашасы күрсәтелде. Сабыйлар әкиятләр персонажлары белән бергә күңел ачты, үзләренең осталыкларын күрсәтте. Аннары балалар куян Эдвард белән бергәләп әкият дөньясына чумды.

Тамаша Кейт Дикамилло әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Ренат Әюпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International