Язучылар Әдәби елга йомгак ясый

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Татар язучылары һәм әдәбиятчылары 2017 елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясарга әзерләнә.

Быел Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларында шигърият буенча филология фәннәре кандидаты Нурфия Йосыпова, проза буенча - филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина, драматургия буенча филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов хисап тотачак. 2017 елгы рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемәләргә күзәтү белән педагогика фәннәре докторы Әлфия Галимуллина чыгыш ясар дип көтелә. Әдәби тәнкыйть буенча язучы һәм драматург, Татарстан китап нәшрияты редакторы Галимҗан Гыйльманов доклад әзерли. 2017 елгы балалар әдәбияты турында язучы һәм драматург Айгөл Әхмәтгалиева сөйләргә җыена.

Әдәби ел йомгакларының көн тәртибендә  Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов чыгышы, Чаллы һәм Әлмәт Язучылар оешмалары җитәкчеләренең еллык хисабы да каралган. Программада ел дәвамында уңышлы эшләүчеләрне котлаулар, бүләкләүләр дә булачак. Шулай ук Язучылар берлегенең яңа әгъзаларына кенәгәләр тапшырылачак.

Йомгаклау утырышы 16 декабрьдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International