«ЯХИН-ГАЛА» концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале ябыла

2017 елның 24 ноябре, җомга

27 ноябрьдә «ЯХИН-ГАЛА» концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге III классик музыка фестивале ябыла.

Рөстәм Яхин әсәрләрен  Татарстанның  һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев (Уфа),  Татарстанның атказанган артисты Тимур Абдикеев (Санкт-Петербург), Татьяна Закирова (Санкт-Петербург), Дамир Закиров (Санкт-Петербург), Айдар Сөләйманов (Казан), Эльза Исламова (Казан), Айгөл Гардисламова (Казан), Сәйдә Мөхәммәтҗанова (Казан),  «Болгар кызлары» ансамбле (Казан),  «Kazan Vivo» кыллы квартеты (Казан),  Казан музыка көллиятенең Татар хоры (җитәкчесе –Гүзәл Ахунова) башкара.

Фортепиано партиясе – халыкара конкурслар лауреатлары Татьяна Максимова һәм  Максим Мулин.

Концертны Лилия Әхмәтҗанова һәм Ришат Әхмадуллин алып бара.

Сценарий авторы – Дан Дамаскин

Режиссерлар – Илсөяр Дамаскин, Фәридә Әбсәләмова

Башлана – 18.30 сәг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International