“Мир” кинотеатрында Финляндия киносы фестивале башлана

2017 елның 10 ноябре, җомга

15-19 ноябрьдә “Мир” кинотеатрында Татарстан Республикасы Мәдәняит министрлыгы ярдәмендә Фин киносы көннәре узачак.

Фестиваль тантаналы төстә 15 ноябрь көнне 19.00дә ачыла. Ә 18.00дә “Смена” заманча мәдәният үзәгендә Финляндия көннәре рәсми төстә ачылачак. Анда Финляндиянең Россиядәге илчесе Микко Хаутала, ТР Мәдәният министрлыгы һәм “Татаркино” оешмасы вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә.

Фестиваль Финляндиянең бәйсезлегенә 100 ел тулуны билгеләп үтүгә багышлана. Барлык фильмнар да фин телендә рус субтитрлары белән күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International