Кострома өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре узачак

2017 елның 10 ноябре, җомга

11 һәм 12 ноябрьдә Костромада Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак. Аның кысаларында шәһәр халкын төрле чаралар көтә.

11 ноябрь көнне өлкәнең Халык иҗаты йортында Татарстанда төшерелгән документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтелә. Тамашачыларны ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров очрашу да көтә.

Шул ук көнне 18.00дә филармониядә Казанның «Импровиз-Рояль» фортепиано ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Александр Маклыгин) концерты узачак.

12 ноябрь көнне 14.00дә Кострома дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы бинасында Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы фондларыннан “Татар милли мәдәнияте күптөрлелеге” күргәзмәсе ачыла.

Ә 16.00дә “Губернский” концерт-күргәзмәләр үзәгендә Татарстан сәнгать осталары концерты узачак. Шулай ук республиканың халык сәнгать кәсепчелеге осталары эшләнмәләре күргәзмәсе һәм “Татарстан бүгенге көндә” дигән фотокүргәзмә эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International